Бу көнннәрдә башкалабыз бәйрәм алдыннан була торган күңелле мәшәкатьләргә күмелде Яңа ел якыннарыңны куандыру, балаларны сөендерү өчен иң кулай вакыт. Бу уңайдан Казан Ратушасында махсус интерактив күргәзмә ачылды.
Импровизацияләнгән күргәзмәдә күпкырлы авторларның күңел һәм кул җылысын, иҗат фантазиясен кушып эшләгән курчаклар, уенчыклары дөньясы белән танышырга, бәйрәм кәефле тылсым дөньясына чумарга мөмкин.
Уенчыклар, яңа ел декоры төрле материаллардан, төрле стильләрдә эшләнгән. Ә Казан рәссамнарының картиналары бәйрәм кәефен тагын да тулыландыра.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.