Сәгатенә 16 мең бит, биш буяулы яңа басма станок. Идел-Пресс нәшриятында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге станокның эшләвен күрсәттеләр.
Бу Россиядә шундый комплекттан торган бердәнбер басу машинасы. Ул онлайн-режимда буяуларны куллануны контрольдә тотарга, шулай ук басуның төгәллеген күзәтеп торырга сәләтле. Татарстан Президенты шулай ук шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчекләренә 31 яңа автомобиль ачкычы тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты