Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Без укырга күнеккән татар газета-журналлары ниләр турында яза? Әйдәгез, бергәләп шул хакта сөйләшеп алыйк.
“Шәhри Казан” газетасы Яңа ел алдыннан зур проблемалар турында да шигырь белән көйләгән баш исемне беренче битенә чыгарып биргән-“Китәсең, үгез, чыгарып әллә мөгез?!” Рифмасы әллни булмаса да, күтәрергә тырышкан проблемасы барыбызга да кагыла-акча алышына икән дигән имеш-мимеш. Мондый шөбхә hәр ел азагында да бер кузгалып ала инде ул. Бу юлы да газета хәбәрчесе финанс hәм хокук белгече белән бергәләп акчаны ничек яндырмаска дигән сорауга җавап эзләгәннәр.
Шул ук “Шәhри Казан” кунак бүлмәсенә заманында тыңлаучылары күңеленә “Уяндыңмы-елмай, көнне башла шулай!” дигән күңелне күтәрә торган җырлары белән кереп калган Сәнифә Рангулованы чакырган. Билгеле кешеләрнең язмышы белән кызыксынучылар шактый гына мәгълүмат табар аннан.
“Ватаным Татарстан” газетасы үз укучыларына Яңа ел бәйрәменнән соң кесәдә җилләр уйнамасын өчен ни эшләргә кирәклеген киңәш-табыш итүдән башлаган беренче битен.Быел алар укучыларына зурдан кубып бүләк тә әзерләгәннәр. Бу хакта баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин үзе сөйләсен әле.(Видо-титр-Илнар Хөснуллин, “Ватаным татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары). ГазетадаТатарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин кебек күренекле шәхесләр белән дә кызыклы әңгәмәләр басылган.
“Күңел күрмәк-бер турам” ди безнең халык. “Сөембикә” журналы үзенең укучыларын әледән-әле кечкенә генә булса да бүләкләр белән сөендереп тора. Бу юлы да шулай иткәннәр. Әйдәгез әлеге удайдан журналның баш мөхәррирен дә тыңлап китик әле.
Зәвыклы ,кулга алырга да рәхәт булган “Сөембикә”нең бу саны бәйрәмчә килеп чыккан. Монда ковид зәхмәте шартларында бала табарга җөрьәт иткән батыр йөрәкле хатын-кызлар hәм аларны дәвалаучы фидакарь затлар-табиблар турындагы күңелне күтәрә торган язма да,”Җырлыйк әле” тапшыруын алып баручы сөйкемле пар-Алинә hәм Азат Кәримовлар белән җәхәт укыла торган әңгәмә дә, татар дөньясына мәгълүм шәхесләр-Германиядәге татар хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова белән ачылып сөйләшү дә, галим, филология фәннәре доктры, профессор Васил Гарифуллинның тормышы, уй-хыяллары турындагы язма да бар укырга яратучылар өчен.
Яңа елда да татар матбугаты үзенең укучыларын күңелгә ятышлы , мәгълүматлы язмалары белән сөендерүен дәвам итсен иде дигән теләктә калыйк.