Яңа елга — ныклы сәламәтлек белән. Минзәләдә яңа балалар поликлиникасы ачылды. Бина «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелгән. Ә заманча » Ялкын” яшьләр үзәге капиталь ремонттан соң, килүчеләрне кабул итте. Минзәләлеләрне котларга Фәрит Мөхәммәтшин килде. Шулай ук Парламент рәисе туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган йомгаклау акциясендә булды. Минзәләдән хәбәрчебез репортажы.
Күп каналлы электр кардиографлары, УЗИ аппаратлары, көзән җыеруны тикшерү приборлары. Заманча медицина җиһазлары кечкенә пациентларын башкалада түгел, ә кечерәк кенә Минзәләдә көтә. Җирле үзәк район хастаханәсе янында яңа балалар поликлиникасын «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча кыска вакыт эчендә төзеделәр.
Фәрит Мөхәммәтшин төзүчеләргә һәм биредә эшләүче табибларга рәхмәт белдерде. Клиникада 60 кабинет бар, алар белгечләр белән комплектланган.
«Ялкын» яшьләр үзәгенә 40 елдан артык капиталь ремонт ясалмаган. Берничә ел эчендә биредә коммуникацияләрне, җиһазларны, музыка уен коралларын гына түгел, ә үз эшне оештыру концепциясен да үзгәрткәннәр. Хәзер бу күппрофильле үзәк, биючеләргә, вокалистларга, экологларга, яшь активистларга, социаль проектлар инициаторларына урын җитәрлек. Үзәккә республиканың башка шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән яшьтәшләрен заманча тәҗрибә алмашу өчен чакырырга ниятлиләр.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы ахырында минзәләлеләр гасырлар буе бердәм, дус- тату яшәүләрен күрсәттеләр. Бу байлыкны сакларга кирәк. Фәрит Мөхәммәтшинга төрле халыкларның фольклорын, гореф-гадәтләрен, аш-суын тәкъдим иттеләр.
Районда 13 милләт вәкиле яши. Алар Президент һәм парламент башлыгына милли-мәдәни мохтариятләргә даими игътибар һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Дмитрий Второв, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Минзәлә районы.