Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия һәм республика дәүләт бүләкләрен, фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, узып барган елда республика тотрыклы үсешне дәвам итте — Россиянең зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру башланды, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль-мәдәни объектлар ачылды.
2021 ел мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән истә калачак, алар арасында Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү, Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачу чаралары бар.
«Бу — рухи һәм әхлакый яңарышның, күпмилләтле Ватаныбызның тарихи һәм героик традицияләренә хөрмәтнең мөһим символлары», — диде Рөстәм Миңнеханов.