Елның көтеп алынган вакыйгасы — Мөһәммәт Мәһдиевның “Без 41нче ел балалары” әсәре буенча төшерелгән фильм киноэкраннарга чыкты. Беренчеләрдән булып аны безнең иҗат төркеме дә карап кайтты.
Моннан нәкъ бер ел элек “Татаркино” мәдәният оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында оешма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова “Без 41нче ел балалары” әсәрен кинофильм итеп төшереләчәге турында хәбәр иткән иде.
Бер ел дигәндә, татар укучысының иң яраткан әсәрен тамашачы кинотеатр экраннарыннан күрде.
Әсәрдә төп рольләрне башкаручы – 41 нче ел балаларын уйнаучы Кариев театры артистлары өчен кинода төшү беренче тәҗрибә булган.
Мөһәммәт Мәһдиевның үзен уйнаган Кариев театры артисты Булат Гатауллин җаваплылык хисен тойдым дип хисләре белән уртаклашты.
Кинода училище укытучылары ролен Искәндәр Хәйруллин, Рөстәм Гайзуллин, Айгөл Бариева, Зөлфәт Зиннуров кебек татар артистлары башкарган. Ә Бик тиздән “Без кырык беренче ел балалары” фильмын Татарстанның район һәм шәһәр кинотеатрларында күреп булачак.
Айзилә Батырханова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары