Татар театры сәнгатенең алтын фондына кергән ике пьесада баш рольләр махсус аның өчен дип иҗат ителә.
Беренчесе, Нәкый Исәнбәтнең Миркәй белән Айсылу спектаклендә Айсылу, икенчесе , Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты”сында Мөхлисә роле. Сүзнең Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина турында барганын аңлагансыздыр. Узып киткән ел аның юбилей елы иде. Шул уңайдан сәнгать кешеләренең гадәттә иҗат кичәләре үткәрелә, ә Камал театрында бераз үзгәрәк, юбиляр катнашындагы спектакль күрсәтелә. Дания Нуруллинага багышланган спектакльле кичәдән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Камал театрындагы һәр спектакль Дания Нуруллинаның ягымлы тавышын ишетүдән башлана. Аның өчен театр ул гыйбрәт алу урыны. Ул яшьлек хыялын чынга ашырган тылсым дөньясы да, милләткә хезмәттә йөздергән Идел- йорт та.
Галиасгар Камал исемендәге театр сәхнәсенә яшүсмер Дания беренче тапкыр 1964 елда чыга. Әлбәттә 57 ел рәттән эшлгән актрисаның рольләре аз була алмый.
Лайф Намус
Фронттагы иренә хыянәт иткән Әпипә нәкъ тормыштагыча , үзен аклап маташа. Бу инде артык тыйнак Дания Нурлы түгел. Күрсә Станиславский да ышаныр иде.
Ролҗләрне артистлар сайламый , режиссер карары белән хәл ителә. Марселҗ ага Сәлимҗанов актрисаның киңпланлы амплуасын яхшы аңлый. Әмма спектакльләрдә үз язмышын яшәгән очраклары да була .
Таҗи Гыйззәтнең Изге амәнәт әсәрендә Наҗиянең әнисен атып үтерәләр. Ә тормышта Дания 13 яшендә әнисез кала. Кече энесен атып үтерәләр.
Әле язмыш сынаулары моның белән генә бетми. Үлеп яратты спектаклен сәхнәләштерегә җыенганда бердәнбер кызы Айсылу фаҗигале төстә вафат була.. Аңа исемне дә Миркәй һәм Айсылу спектакле хөрмәтенә сайлап куйган була, Гомер буе янәшә!План үтәргә дип юлсыз, салкын клублы авылларга да бергә баралар. Гастрольләрдә әрҗә өсләрендә дә йоклап үсә Айсылу. Иң газиз кешесез калу Мөхлисә роленнән баш тартуга этәрүе дә аңлашыла. Әмма яшьли тормышның ачысын-төчесен күргән Дания тәвәкәлли.
Бу спектакльне еламыйча карап булмый. Ә югыйсә , кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә Дания Нуруллина дигәч аны елмаючан, нурлы йөзле диләр.
Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты
Кайда гына эшләсә дә, кем белән генә очрашса да шатлык китерә торган актрисаның быел ярты гасырдан артык хезмәте дә лаеклы бәяләнде.
Нәкъ шул теләкләрне юбилее уңаеннан тәбрикләргә килгән дәүләт эшлекләре , әдәбият-сәнгать әһелләре, иҗатташ дуслары да дә әйтте.
Ә кичә ахырында тамашачыларга Дания Нуруллина тарафыннан аерым бер фәлсәфи мәгьнә салып уйнаган «Сөясеңме, сөймисеңме…» спектакле күрсәтелде.
Дания Нуруллина Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә дә үз кеше. Яшь алып баручыларга сөйләм осталыгы буенча киңәшләр бирә, «Татарстан» дәүләт радиосының «Мин әтине өйрәтәм»күпсерияле радиоспектаклендә катнаша. Дания Нуруллинаның Китап нәшрияты белән берлектә яздырылган аудиокитаплары да зур хәзинә.
Мөршидә Җиһан Таһир Хәсәнов.Татарстан яңалыклары