Чүпрәле районының балигъ булган яшь кешеләре яңа ел алдыннан Россия гражданнары паспортларын алды.
Конституция нигезендә паспорт шәхесне раслаучы төп документ. Ул 14 яшькә җиткән кешеләргә бирелә. Гомергә истә калырлык миссияне муниципалитет башлыгы, прокуратура һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкилләре үтәде. Хәзердән башлап тагын 6 яшь граждан, киң хокуклардан тыш, дәүләт һәм җәмгыять алдында бурычлы. Яшүсмерләр тормышларындагы беренче документны тапшырулары өчен рәхмәт белдерделәр.