Казанда «Полиция Кыш Бабае» хәйрия акциясе башланды.Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре шефлыкка алынган мәктәпкәчә һәм уку йортларында, балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләрне, шулай ук авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балаларны Яңа ел белән котлыйлар. Яшь гражданнар белән хокукый юнәлештәге дәресләр дә үткәрелә. Балаларга җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, закон нигезләре аңлатыла, хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылык турында сөйлиләр, шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча киңәшләр бирәләр. Балаларга Яңа ел күчтәнәче итеп нәфис җыелмалар, курчаклар, уенчык автомобильләр, тәм-томнар өләшәләр. Акция чаралары 2022 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итә.