Быелгы ел әдәбият-сәнгать әһелләренең юбилейларынңа бик бай булды.
Татарстан гимнын иҗат иткән, күренекле композитор Рөстәм Яхинның тууына да 100 ел тулды. Халкыбызның мәшһүр шәхесенә багышлап Казан консерваториясендә дә “Бу таңнар, иртәләр” — дип аталган музыкаль кичә үтте. Рөстәм Яхин моңнарын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да тыңлады.
Рөстәм абыйның һәр әсәрендә матур фактура, аккордлар, гармония тулып ята. Аны техник яктан өйрәнү авыр дип яза замандашлары истәлекләрендә. Шулай да студентлар остазлары профессор Клара Хәйретдинова ярдәмендә әлеге үзенчәлекләрне тоя алган.
1950–1952 елларда Рөстәм Яхин да Казан консерваториясендә белем бирә. Иҗатында романтизмның жанр–стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә дип искәртә музыка белгечләре.
Музыкаль кичәдә Рөстәм Яхинның Муса Җәлил, Равил Фәйзуллин, Нияз Акмал һәм башка бик күп классик шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.