Россия Президенты Владимир Путинның 2022 ел башында Федераль җыенга булачак юлламасына әзерлек башланган.
Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Концептуаль яктан әзерлек башланды, әмма текст буенча эш бар, соңыннан һәрвакыттагыча президент үзе эшләп бетерә», — дип җавап бирде журналистлар соравына Кремль вәкиле.