Декабрь ахыры бер яктан һәр оешмада диярлек еллык нәтиҗәләр чыгарыла торган киеренке чор булса, икенче яктан эшләгән эшкә җитәкчеләрнең хәерхаклыгын тоеп, әҗерен алу вакыты. Татмедиада журналистлар белән узган очрашу да шул рәвешчә узды. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татар телле гаммәви чаралар вәкилләре белән аралашып аларны борчыган сорауларны тыңлады.
Башлап чыгыш ясаган Илфат Фәйзрахманов тираж, россиякүләм почта хезмәтендәге җитешсезлекләр, почта ташучыларның күпләп эштән китүе һәм газетада эшләрлек талантлы кызлар-егетләр юклыгын үз тәҗрибәсе аша дәлилләп аңлатты. Әлеге көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү ысуллары да аралашу барышында исәпкә алынды. Төпле тәкъдимнәр аеруча шәхси матбугат мөхәррирләрләре тарафыннан әйтелде. Ә кадрлар мәсьәләсен хәл итүне «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендәге гамәли журналистлар үз өстенә алган. Билгеле инде әле студентларның һөнәри осталыгына нәтиҗә ясарга иртәрәк. Моны тавышсыз видеоролик та дәлилләде. КФУда журналистлар әзерләүче кафедра ачылганга тиздән 60 ел тула үзе. Әлбәттә, күпеллык тәҗрибәгә таянып эшләү нәтиҗәлерәк. Беренче курста гына укуга кармастан Рүзәл Шәрипов, Искәндәр Гыймалтдинов, үзләрен сәләтле хәбәрче буларак танытырга өлгерде ди очрашуда катнашкан Васил Гарифуллин. Аның фикеренчә, милли журналистлар әзерләүнең Татарстанда максатчан программасы булырга тиеш.
Васил Гарифуллин
КФУның “Милли һәм глобаль медиа чаралар” кафедрасы мөдире
Шушы ук кадрлар кытлыгы мәсьәләсе журналистларның хезмәт хакы, гонорарларның аз булу белән дә бәйле. Очрашуда бу хакта җан авазы буларак Сөмбел Таишева җиткерде. Бу четрекле мәсьәлә өлешечә хәл ителә башлады дип белдерде Әсгать Сәфәров.
Әсгать Сәфәров
Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе
Киңәшле эш таркалмый диләр. Шушылай журналистларны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү дә кирәк .
Айдар Сәлимгәрәев
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе
Эшлекле очрашу ахырында татар телле массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән журналистларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.