Драматург Габдрахман Ильяси иҗаты, татар гавәмендә киң чагылыш таба дип әйтеп булмый.
Югыйсә, ул 1887 елда татар телендә «Казан» газетасы чыгару өчен рөхсәт сорап, Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Матбугат эшләре баш идарәсенә мөрәҗәгать иткән шәхес. Беренчеләрдән, булып татар әдәбияты тарихында хатын-кыз мәсьәләсен чагылдырган әдип. Камал театры тамашачыларны Габдрахман Ильяси яшәгән һәм иҗат иткән чорга сәяхәт иттерде. Тамашачылар арасында хәбәрчебез Алия Галиуллина да бар иде.
Габдрахман Ильяси иҗатына яңача караш. Камал театры артистлары Бичара кыз әсәрен сәхнәләштерде. Спектакль башланыр алдыннан тамашачы Шәрык клубы буйлап сәяхәт итте. “Сәйяр» труппасы нәкъ менә биредә, «Бичара кыз» премьерасын тәкъдим иткән. Монда үткән гасырда нинди спектакльләр уйналганын да, тамаша тәмамлангач кичке биюләр оешытырылганы да килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. Күпләрнең театрда актёр булып эшләү теләге хыялда гына калган булса, бүген аны чынга ашыру мөмкинлеге бар иде. Ә спектакльгә килгәндә беренче үзенчәлеге ир – ат рольләрен хатын – кызлар, хатын – кыз ролен ир – егетләр башкара.
Спектакльнең тагын бер аермалы ягы, актёрлар өчен күп очракта сүзләрне суфлёр сөйли. Уңай ягы — сүзләрне ятларга түгел, тик шулай да берникадәр авырлыклар да тудырган.
Тамашачы мондый спектакльләр яшь буынга милли мирасыбызны җиткерү ысулларының берсе дип уртаклашты.
Әлеге спектакльнең татар театрының туган көнендә уйналуы да матур бер символик мәгънәгә ия.
Алия Галиуллина, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.