Быел Габдулла Тукайның тууына -135 ел. Тукай яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның ижаты тирәнрәк ачыла бара. “Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты” өчтомлык басма нәшер ителү шуның матур мисалы. «Татар-информ» агентлыгында шул уңайдан матбугат очрашуы узды. Тулырак Ләлә Зәйнуллина видеоязмасында.
Бөек шагыйребез турындагы мирасны барлаганда, яңадан-яңа мәгълүматларга тап булабыз. Әлеге хезмәт 2017 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, Тукайны өйрәнү фәне юнәлешендә башкарылган күләмле проект
Азат Ахунов Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре
Проект кысаларында әдип әсәрләренең алты томлык басмасы, шагырьнең энциклопедиясе дә эшләнә.
Марсель Ибраһимов
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты, доцент
Яңа басмада китерелгән материаллар архив чыганаклары, хатлар, көндәлекләр, истәлекләргә нигезләнә. Тукайның тормыш һәм иҗат юлын шул чор милли-мәдәнияте белән бергә күзалларга мөмкинлек бирә.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.