Яңа елны каршылаганда өй түренә чыршының кайсысын – хуш ис аңкып торган урманныкынмы, әллә ясалма чыршыны куяргамы? Кулланышта булган чыршыларны соңыннан нишләтергә? Республикада урманнарны, аерым алганда ылыслы агачларны арттыруда нәрсәләр эшләнә?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы темаларга багышланды Студия кунагы — бар гомерен урманчылыкка багышлаган галим, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирде. Алар урманнарны саклау, агачлар утырту, кулланылган чыршыларны урнаштыру мәсьәләләре турында иде. Без дә кунакка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.