Казанда автомобильләргә блокираторлар урнаштыра башладылар. Беренче чиратта түләүле парковкалардагы номерсыз машиналар инспекторларның күз уңында.
Хезмәткәрләр үз рейдларын Ирек мәйданыннан башлады, аннары уку йортлары янындагы урыннарда булдылар.– нәкъ менә анда кагыйдәләрне бозучылар аеруча күп. Бер сәгать эчендә дистәләгән автомобиль ачыкланды. Аларның хуҗаларына 2 мең 500 сум штраф түләргә туры килә. Блокиратордан мөстәкыйль рәвештә котылырга омтылучыларга җинаять җаваплылыгы көтә.