Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы фактик инфляция буенча индексацияләнәчәк законга кул куйды. ТАСС хәбәр иткәнчә, тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Капитал күләме ел саен яңадан каралачак. Ул алдагы ел өчен кулланучылар бәяләре үсеше индексыннан һәм хөкүмәт тарафыннан билгеләнә торган индексация коэффициентыннан чыгып билгеләнә.