Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре елга-күлләрдә балык тотканда сак булырга чакыралар. Зур елгаларда боз юка әле. Тәтеш районында да Иделдә балык тотканда берничә кеше авыр хәлдә калган. Аларның гомерен коткарып калу өчен махсус рейс оештырылды. Тулырак киләсе репортажда.
Тәтеш районының Ильино авылы янында Иделдә ярдан бер чакрым ярым ераклыкта өч балыкчы утрауда калган. Боз бик юка булганлыктан, алар ярга кабат әйләнеп кайта алмаганнар. Коткаручыларга караңгыда балыкчыларны табу җиңел булмый-фонарьны кат-кат яктырткач кына, балыкчыларны күреп алалар.
Елгаларда боз тиешле калынлыкка җиткәнче балыкчылар елгага кермәскә тиеш. Бу хакта коткаручылар ел саен кешеләрне кисәтәләр. Тик кышын боз өстендә балык тотарга яратучыларны штрафлар да, һәлакәтләр дә туктатмый. Узган атнада бозлы суга батып, бер балыкчының гомере өзелде
Елгаларда боз ката башлаганнран бирле, республикада 11 кешене коткарганнар, өч кеше бозлы суга батып үлгән. Белгечләр махсус судноларда елгаларда тәүлек буена кизү тора.
Булат Шакиев, Татарстан яңалыклары.