Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фермер хуҗалыклары арасында «Гаилә фермер династиясе» республика конкурсын уздыру турында игълан итә.
agro.tatarstan.ru
Конкурста кимендә 2 буын фермерлар, хәзер гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары каташа ала. Салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш. Документлар һәм гаризалар 2022 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә. Премия бирү һәм документларны тапшыру тәртибе турындагы мәгълүмат авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.