Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстеру мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән татар әдәбиятын барлау һәм таныту йөзеннән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Галиҗәнәп шагыйрь» дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклынның чираттагы кичәсе булып узды.
Бүгенге чара күренекле шагыйрь Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татарстан Республикасының халык шагыйре» Илдар Гафур улы Юзеев иҗатына багышланды.
Кичәдә Татарстанның күренекле сәнгать осталары, театр артистлары, танылган җырчылар катнашты. Программада Илдар Юзиевның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар, спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде.
Фәннур Хәсәнов, Илдар Каюмов Татарстан яңалыклары.