Казан янында яшәүче әби ятим калган ике оныгын приюттан ала алмый. Игезәкләрнең әти-әниләренең фаҗигалы төстә гомерләре өзелгән, хәзер бертуганнар балалар йортында калырга мөмкин. Опека органнары аларны әбиләренә бирмиләр, чөнки ул иске вагонда яши. Яшәү шартлары канәгатьләндерми.
Чарасыз калган әби кайчандыр күп кеше яшәгән йортка хәзер ялгызы гына килә. Янгында улы, аның хатынының гомерләре өзелгән. Ә игезәк оныклары приютта яши, аларны балалар йортына алырга мөмкиннәр.
лайф
Гөлсинә Калантаевага участоктагы йортны төзеп бетерергә кирәк. Бу аны ятим калган игезәк оныкларлары белән аерылышудан коткарырга мөмкин. Опека органнары малайларны әбиләренә бирми, чөнки ул иске вагонда яши.
Алты кешелек гаилә кечкенә вагонда яшәгән. Бер почмакта сабыйларның йокы урыны, әтиләре ике катлы караватны үзе ясаган булган.
Ул шулай ук бөтен гаилә өчен ике катлы торак төзи башлаган. Тик фаҗага булгач, хыяллары челпәрәмә килгән.
Төзелеш эшләрен ахырына җиткереп, оныкларын әбиләренә кайтарырга волонтерлар алынган.
Бу безнең иң катлаулы проектларның берсе. Мораль яктан да, чөнки кешеләрнең гомерләре өзелгән, балалар да ялгыз калган, өй дә төзелеп бетмәгән.
Төзелеш, чыннан да, зур. Шуңа күрә эшче куллар, төзелеш материаллары, матди ярдәм кирәк. Параллель рәвештә волонтерлар опекунлык мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә.
Әлегә әби опекунлыкны рәсмиләштерсен өчен, фатир мәсьәләсен вакытлыча хәл итәрбез дип өметләнәм.
Шулай булса, Гөлсинә Калантаева Яңа елны оныклары белән каршыларга мөмкин. Ә битараф булмаган кешеләр дә ярдәм итсә — яңа тормышны гаилә төзелеп беткән йортта дәвам итә ала.
Вадим Струминский, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.