Татарстан премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәт исеменнән барлык хезмәткәрләрне һәм ветераннарны котлады.
“Куркынычсызлык органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Илнең мәнфәгатьләрен яклауда, конститтуцион төзелешне, Россиянең суверенлыгын һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдә, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауда сезнең өчен изге бурыч һәм мактаулы вазыйфа булып тора. Бу көнне куркынычсызлык органнары ветераннарына олы хөрмәтемне белдерәм. Алар яшь хезмәткәрләрне осталыкка өйрәтүгә зур өлеш кертәләр, бай тәҗрибәләре белән уртаклашалар, эш урынында һәлак булучыларның гаиләләренә һәрьяклы ярдәм күрсәтәләр.
Республика җитәкчелеге сезгә ихлас рәхмәт белдерә, киләчәктә дә илебезнең иминлеге хакына җаваплы бурычларны хәл итүдә уңышлы эшләвегезгә ышаныч белдерә,»- диелә Алексей Песошин котлавында.