Татарстанда узган ел белән чагыштырганда янгыннар саны 4% ка арткан. Янгыннарда 164 кешенең гомере өзелгән. Көч структуралары вәкилләре тагын бер кат куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр Бу бигрәк тә яңа ел алды бәйрәмнәрендә пиротехниканы күп кулланган вакытта мөһим.
Белгечлщр шулай ук төрле пиротехниканы махсус кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итә. Сертификатлары, куллану күрсәтмәләре булырга тиеш. Республикада 700, ә Казанда 4 урында пиротехниканы кулланырга рөхсәт ителә. 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә. Ял көннәрендә коткаручылар тәүлек буе кизү тора.