Санкт-Петербург шәһәренең Дәүләт академик капелласы Дөньякүләм танылган сәнгать ядкәре. Бүген әнә шул дәрәҗәле капелла сәхнәсендә милләттәшебез Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясый.
Санкт-Петербургтагы Татарстанның даими вәкиллеге һәм җирле татар җәмгыяте ярдәме белән оештырылган концертта шулай ук Татарстанның күренекле музыкантлары да катнаша. “Этносфера. Шәрык. Көнбатыш “дип аталган программаны Сәйдә Мөхәммәтҗанова әле беренче тапкыр гына тәкъдим итә.