Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылы милләтебезгә бик күп күренекле шәхесләр үстерүдән тыш , халкының озын гомерле булуы белән дә дан тота. Шушы көннәрдә үз бәхетен туган авылында тапкан, гомер буе шунда гомер иткән Суфия Баһаветдиновага 95 яшь тулды. Юбилей уңаеннан хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина видеоязмасы.
Әнә шулай чәчкәләр тотып районның мөхтәршәм кешеләрен бәйрәм уңаенан котлау күркәм гадәткә әверелгән
Хәзер балалары ярдәменә мохтаҗ булса да, сынатмый Суфия әби. Дәһшәтле сугыш вакытында Казан обводын төзүдә катнаша. Аннан гомер буе авылда күмәк хуҗалыкта эшли. Бәхетле юбилярның 5 баласы, 7 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Чүпрәле районы башлыгы
Марат Гафаров туган көне белән котлап иң изге теләкләрен җиткерде. Алай гына да түгел Россия Президенты котлавын да тапшырды.