Татарстандагы күп функцияле үзәктә беренче криптокабина барлыкка килде. Ул башклабызның Мәскәү районында урнашты. Биредә берничә минутта чит ил паспортын ясатырга мөмкин.
Криптокабина кече бүлмәгә охшаган, ул миграция хезмәткәрләрен алыштыра. Паспорт ясату өчен эчке эшләр министрлыгына да барырга кирәкми. Клиентлар шунда ук биометрик мәгълүматләрен күрсәтә, паспорт өчен фотосүрәткә төшә ала. Кабинада күчерелгән документлар автомат рәвештә эчке эшләр минитсрлыгына җибәрелә. Чит ил паспортын ясатырга теләүченең янында Росссия гражданы паспорты булуы, дәүләт пошлинасын түләве шарт. Яшәү урыннары буенча республикада теркәлгән кешеләргә чит ил паспортлары бер айдан соң әзер була. Шундый кабиналар Татарстанның тагын сигез районында барлыкка киләчәк.