“Хозур – ТВ” телеканалы 2022 елның 1нче гыйнварендә татар телендә Билал мультфильмы премьерасын тәкъдим итә. Шул уңайдан матбугат конференциясе оештырылды.
Мультфильм «Хозур ТВ» телеканалында рус телендә күрсәтелеп килә инде. Ә киләсе елның башыннан татар телендә карарга мөмкин була. Фильм тәрҗемәсен укуда танылган татар артистлары һәм мәктәп укучысы Арслан Миргаязов катнашкан. Татар теленә тәрҗемә Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан әзерләнгән.