Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын игълан иткәндә «Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч», — дип белдергән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Нәкъ шушы сүзләрне шигарь итеп Мәрҗани мәчетенең мәдәни үзәгендә түгәрәк өстәл оештырылды. Гамьле әңгәмәдә хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.
Тарих ,әдәбият һәм дин галимнәрен берләштергән түгәрәк өстәл “Дөнья тарихында татар факторы” н барлауга багышланды. Чараны башлап җибәргән галимә Альбина Вәлиева Болгариядә һәм Европа илләрендә татар теле һәм мәдәниятен саклау буенча оештырылучы чаралар турында сөйләде.
Альбина Вәлиева Европаның төрле илләрендә халкыбызның милли сәнгатен, һөнәрчелек традицияләрен күрсәткән күргәзмәләр оештыра. Каюлы күн сәнгатен фәнни юнәлештә өйрәнеп инглиз телендә китап та бастырып чыгарган. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар аңа зур бәя бирде. Индус Таһиров, мондый хезмәтләр халкыбызны дөньякүләмендә танытуга ярдәм итә. Кем күпме генә әйтсә дә, татар халкының киләчәге бик зур. Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә уянды дип сөйләде ул чыгышында .
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин татар халкы тарихында мәдрәсәләрнең әһәмиятен ассызыклап туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мәдрәсә шәкертләре белән үткәргән чараларга тукталды.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” дигән элгәрләребез. Татарстанның халык Ренат Харис та татар факторын, әдбият-сәнгать үсеше аша бик үзенчәлекле аңлатты.
Гамьле әңгәмә барышында Ренат ага Харис нәтиҗәле иҗаты һәм цивилизацияләр диалогы кыйммәтләрен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Роза Мира” алтын медале белән бүләкләде.
Шушындый ук дәрәҗәле бүләк Ильяс Җиһаншинга һәм татар театры тарихын өйрәнүче яшь галимә, актриса Гөлнара Хәйруллинага тапшырылды. Мәдәниятләр диалогы, милләтара һәм динара тынычлык Татарстанда гасырлар буена килгән традицияләргә, гади кешеләрнең яшәү рәвешенә һәм дәүләт сәясәтенә нигезләнгән ориентир дип белдерде бүләкләрне тапшырганда «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты
Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган һәр чыгышны чараның модераторы Альбина Вәлиева мәкалә итеп әзерләп фәнни журналда бастырыга җыена.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары