Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашчы театрының әйдәп баручы актеры, режиссер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, «Театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен» «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, «Театр. Чехов. Ялта» 8 енче Халыкара театр сәнгате фестивале лауреаты, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты — Нуриәхмәт Вәлиәхмәт улы Сафинга 75 яшь. Олуг артистның иҗат юлын безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та барлады.
Көннәр, айлар, еллар, дистә еллар, ярты гасыр артык ел артист булу чорында уйнаган рольләре үзенчәлекле, кабатланмас. Санап китсәк 100 дән артык спектакльдә, кинофильмнарда катнашып ир-егет образларын оста гәүдәләндергән киң кырлы иҗатчы. Әлеге рольләр Татарстанда да, Россия төбәкләрендә, чит илләрдә дә халык мәхәббәтен яулады.
Без дә күпсанлы тамашачыларыбыз исеменнән бөек артистыбызны олуг юбилее белән котлыйбыз, иҗат чишмәсенең саекмавын телибез.
Фәннур Хәсәнов, Айрат Каюмов Татарстан яңалыклары.