Татарстанда катгый чикләүләр кертелү ковид белән чирләүчеләр санын киметте. Бу мәгълүматныТатарстан сәламәтлек саклау министрлыгында да расладылар. Җәмәгать транспортында куар-кодлар белән мәҗбүри йөрү 22 ноябрьдә кертелгән иде.
Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәтендә республикада прививка компаниясенең дә уңышлы баруын белдерделәр. Хәзер яңа ковид йогышына коллектив иммунитет 80 процентка якынлашып килә. Өлкән яшьтәгеләрнең 72 проценты прививка ясаткан. Коронавирустан вакцинация статистика сайты мәгълүматларыннан күренгәнчә, хәзер Татарстан прививка ясату буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урынга чыккан.