Зиннур Нурмухамметов тавышын очып китә торган кошка тиңлиләр, ә тормышта ул кояш кебек иде, дип искә алалр, Татарстанның атказанган артисты Зиннур Нурмөхәммәтовны аның замандашлары. Әгәрдә исән булса, җырчы шушы көннәрдә 80 яшен тутырган булыр иде. Бүгенге тапшыруда сәхнәдәшләре, иҗатчы дуслары Зиннур Нурмөхәммәтов турындагы истәлекләр белән уртаклашалар.
Җырчы-артист, күп кенә җырлар авторы Зиннур Закир улы Нурмөхәммәтовка, исән булса, 11енче декабрьдә 80 яшь тулган булыр иде. Инде вафатына, байтак кына вакыт үтүгә дә карамастан, коллегалары, сәхнәдәшләре, Мәскәү Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә белем алган сәхнә осталары һаман да җырчыны җылы хисләр белән искә алалар. Фәннур Хәсәнов тарафыннан эшләнелгән әлеге видеоязма җырчының 80 еллыгына багышлана.
Җырсыз тормыш- тозсыз икмәк кебек, җырсыз тормыш-ирексез тормыш- Халкыбыз шулай ди. Мин мәхәббәт һәм бәхет турында җырлыйсым килә…
Татар җыр сәнгате турында сөйләгәндә күз алдына үзенең җанга ятышлы лирик тавышы, ачык артистлык темпераменты, ул чорның башка артистларынннан сәхнәдә үзен җиңел һәм иркен тотуы белән аерылып торган Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтов килеп баса.
Нурмөхәммәтов Зиннур Закир улы Әстерханда туып үскән . Музыкаль белемне Әстерхан музыка училищесында ала. Соңырак, Мәскәүдәге Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсен тәмамлый. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Әстерхан филармониясендә эстрада солисты — вокалисты сыйфатында башлап җибәрсә дә, иҗат юлының иң затлысын, соңгы өч дистәгә якын елын Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә дәвам итә.
Җырчы репертуарны сайлап алуга һәрвакыт таләпчән булды. Аның Ватан, тынычлык турындагы җырлары тыңлаучыларның күңелендә җуелмас эз калдырды. Сара Садыйкованың «Бөркет турында баллада”сы, Рөстәм Яхинның “Ак җилкән”е, Мирсәит Яруллинның “Бөрлегән”, Фасил Әхмәтовның “Җиңүчегә”, Рәшит Абдуллинның “Нигә, әни, нигә картаясың” дигән җырлары һәм татар композиторларының башка күп әсәрләре Зиннур Нурмөхәммәтов башкаруында татар җыр сәнгате хәзинәсенә керде. Җырчының репертуары Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен үз эченә ала. Ул татар вокаль музыкасын, шул исәптән Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарёв, Рөстәм Яхин, Марс Макаров әсәрләрен пропагандалауга зур өлеш кертте. Герой — шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган музыкаль — шигъри композицияне чын ихласлык белән башкарып, геройны данлады. Шул ук вакытта үзен, сценарий язучы һәм режиссёр буларак та танытты, зур күләмле концерт программалары эшләп тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Зиннур Нурмөхәммәтов гаиләсе белән дә бик бәхетле тормыш юлын үтә. Хатыны Татьяна ханым, башка милләт кешесе булуына да карамастан, өйдә татар мөхите булдырып, җырчы –артистка иҗат итәр өчен барлык мөмкинчелекне булдырып яши. Зиннур Закир улының гаиләсенә булган мәхәббәтен кызына язган хаты аша да аңлый алабыз. Әлеге хат зур ышаныч, чиксез мәхаббәт, ярату белән сугарылган.
Тәрҗемә. Кызым минем, кадерлем. Бу сүзлектә синең әтиеңнең дә исеме бар. Мин зур ышаныч белән белән әйтә алам, бик күп еллар үткәннән соң да, син минем белән горурланачаксың. Чөнки мин бөтен гомеремне, иҗатымны халкыма хезмәт итүгә багышладым, халкым сәнгатенә хезмәт иттем, җырладым. Шушы юлда, әзме-күпме эземне калдырдым, дип саныйм. Бәхетле бул, кадерлем, Юлианочка. Мин сине барысыннан да артыграк яратам. Һәм ышанам, син дә үз тормышыңны матур итеп үтәрсең. 6 ынчы январь 2000 ел, Казан шәһәре.
Тәрҗемә. Әйе, Зиннур кызын бик яратты. Ул аның өчен бөек бер нәрсә, алда, югарыда ялтырап торган нур кебек булган. Баштарак, әлеге хатны укыгач, күңелемә ниндидер начар уйлар килде, сүзсез калдым. Ни өчен ул аны язды микән дип. Ә соңыннан, инде күп еллар үткәннән соң, аңладым, ул бит аңа исән чакта әйтеп бетерә алмаган сүзләрен язып калдырган.
Миңа ул вакытта 14 яшьләр чамасы иде. Аның сәламәтлеге бик тиз арада какшады. Ләкин ул безгә, хәленең шуның кадәр авыр икәннен бер дә белдермәде, түзем булды. Әни белән без шакката идек, ничек шул хәлгә түзеп була икән диеп, ул бик нык торды. Әлбәттә, аны югалту безгә бик авыр булды.
Аның бөтен энергиясе, көче, дәрте, бөтен өйебезне тутырып торган икән. Ул киткәч, өйебез бушап, тынып калды.
Зиннур Нурмөхәммәтовка җырларны актив эзләү, эстрадада заман кешесенең күпкырлы образын тудыруга омтылыш хас булды. Шактый гына җырларның беренче башкаручысы булып халык күңеленә кереп калды.