Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент хәбәрләре

15.12.2021
ДәүСоветта ниләр булып ята?

Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә быел татар милли-мәдәни үзәкләре ачылды, Сабантуйлар һәм халык һөнәрчелеге күргәзмәләре үткәрелде, мәгърифәтчеләребез һәм күренекле мәдәният эшлеклеләре исемнәре мәңгеләштерелде. Сәүдә элемтәләрен дә ныгытуга ирештек. Кайбер проектлар гамәлгә ашырыла инде. Әйтик, Франциядә Казан дары җитештерүчеләре, РАЦИН, агрохолдинглар эшли. Ә төньяк башкаласының Хәсән базарында «Татар ишегалды» уникаль проекты ачылды, анда Санкт-Петербург халкы татар ашлары белән таныша.


Субъектларда татар телен, туган телне өйрәтү буенча яңа китаплар һәм дәреслекләр таратылды. «Ана Теле» онлайн-мәктәбе бик популяр.
Министрлыклар һәм татар конгрессы вәкилләре диаспора белән эшләү планнарын уртаклаштылар. Фәрит Мөхәммәтшин вәкаләтле вәкилләргә ватандашларыбызга игътибарны киметмәү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
…..
Психик авырулары булган пациентларга яшәргә ярдәм итәргә. Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе депупатлары әлеге мәсьәләне Дәрбишләр бистәсендәге балалар йортында узган күчмә утырышта тикшерделәр. Сүз психик авырулар булган затларны йөртү буенча махсус укытулар оештыру турында барды.
…..

Новости СМИ2

Авылда хатын-кызларга ярдәм итү чаралары турында Идел буе төбәк парламентлары депутатлары-хатын-кызлар фикер алышты. Модераторлар булып Удмуртия Дәүләт Советы депутатлары чыгыш ясады.
Халыкара хезмәт оешмасы бәяләвенчә, авыл хатын-кызлары дөнья халкының чиреген тәшкил итә, һәр өченчесе авылда эшли. «Җирлекләр анда яшьләр яшәгәндә генә үсә ала, — дип ассызыклады Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова — безгә иҗтимагый аграр берләшмәләр аша авыл яшьләре белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк. Ә «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен шартлар тудыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
…
Якшәмбе көнне Россиядә Конституция көнен билгеләп үттеләр, Узган атнада Үзәк сайлау комиссиясе сентябрь сайлауларына йомгак ясады, Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы узды, сәяси партияләрнең төбәк бүлекләрендә елның беренче йомгакларын ясый башладылар.

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү Казандагы Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин хәрби оркестр чыгышы астында республика җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр салды, ветераннар, Ватан Геройлары һәм аларның туганнары белән аралашты. Ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар, хәрби училищелар вәкилләре, волонтерлар һәм яшьләр берләшмәләре активистлары да ихтирамга лаек булдылар.
Тантаналы чарага Казан Ратушасына геройлар һәм аларның туганнары, иҗтимагый ветераннар оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Татарстанлылар үз геройлары белән хаклы рәвештә горурлана, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Киләсе елда якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар дәвам итәчәк. Шулай итеп, планда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка, Россия Федерациясе Герое Игорь Грудновка, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә, шулай ук Советлар Союзы геройлары Петр Гаврилов, Мәгубә Сыртланова, Борис Кузнецовка, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның бюстларын урнаштыру каралган.
Тантанада Фәрит Мөхәммәтшин Россия Герое Газинур Хәйруллинга һәм Социалистик Хезмәт Герое Николай Фроловка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен тапшырды.
җитәкчеләре, муниципальВатан Геройлары көнендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында традиция буенча нефтьчеләр, нефть башкаласы җитәкчеләре, муниципаль Совет депутатлары һәм ветераннар җыелды. Әлмәт һәм Татарстан нефтен торгызу һәм үстерү өчен Фидакарь хезмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Беренче нефтьчеләр салган традицияләр 43 елда ук дәвам итә. Сугышка киткән ирләрне беренче буровичкалар итеп алыштырганнар. Алар шулай да 43 елда Татарстан территориясендә Ленинагорск районында беренче нефть өрдерделәр.
Геройлар аллеясында данлыклы якташларыбыз бюстларына чәчәкләр салдылар. Биредә Социалистик Хезмәт геройларының исемнәре мәңгеләштерелгән. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар: нефтьчеләр, төзүчеләр, машинистлар, завод хезмәтчәннәре, сыер савучылар, төзүчеләр бар.
Ә Казанда Геройлар көнендә «Бөек Җиңүнең яшь геройлары»б алалар театр спектакльләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Иҗади ярышларда Татарстанның 40 районында яшәүчеләр катнашты. Бу ике меңнән артык чыгыш һәм куелыш. 100 видеоязма оештыру комитетына тапшырылды. Оештыручыларның төп максаты-балалар Бөек Ватан сугышы тарихын белсеннәр, анда катнашкан геройларны онытмасыннар иде. Бүләкләү тантанасында мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, шулай ук парламентарийлар Римма Ратникова һәм Людмила Рыбакова катнашты.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Хәерле көн, Татарстан! (28.05.21)

Хәерле көн, Татарстан! (14.12.21)

Яңалыклар (11.11.21)

Яңалыклар (14.12.21)

«Пушкин картасы»ның  мөмкинлекләре киңәя

«Пушкин картасы»ның мөмкинлекләре киңәя

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+