Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Татар матбугаты белән таныштыруны дәвам итәбез.
“Күзеңне бәйләп яшәп кара…” дип үгетли безне “Шәхри Казан” газетасы үзенең беренче битеннән үк. Инвалидларның(аларны без йомшаграк итеп-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйбыз) хәленә керү өчен хөкүмәттәгеләр елына бер мәртәбә аларның ункөнлеген үткәрүне гадәткә кертте. Менә шул ункөнлек барышында аларның барлык проблемалары да өскә калкып чыга да …икенче елга кадәр онытылып тора. Ә бит җәмгыятнең саулыгы нәкъ менә шул мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә карата булган мөнәсәбәттән чыгып билгеләнә.
Шул ук “Шәхри Казан” газетасы укучыларын тагын бер проблема белән hафага салырга булган. Баксаң, булган зәхмәтләргә тагын берсе өстәлгән икән- сыерларда нодуляр дерматит дигән эпидемия тарала башлаган. Авыл җирендә болай да сыер хайваны күзгә күренеп кимегән бер чорда шул гына җитмәгән иде.
Китсә китә белмәгән короновирус зәхмәте тагын бер күренешкә нигез салды-өйдән торып укучы балалар саны торган саен арта башлаган. “Ватаным Татарстан” газетасы бу проблеманы үзенең беренче битенә чыгарып биргән. “Ачуланмый торган мәктәп” исемле язмадан күренгәнчә, узган ел илдә 10 мең бала өйдә укыган булса, быел бу сан 13 меңгә җиткән. Сүз гадәти мәктәпләрдә белем алучыларның гаиләдә укыту төрен сайлавы турында бара.. Бу күренеш укучыларның мәктәптән туюына бәйлеме, әллә хәзерге балаларның ирек ярата башлавымы? Газета хәбәрчесе өйдә укытуның уңай hәм тискәре якларын белешкән. Мәктәп яшендәге баласы булганнарга әлеге язманы укып чыгу бер дә артык булмас дип уйлыйм.
Газетаның сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов безнең истән чыккан бер вакыйга-моннан нәкъ 30 ел элек СССР дигән олагаем зур империянең таркалуына анализ ясаган. “Үткәннәр өчен үкенү-файдасыз эш,-дип яза автор.-Сабак алу яхшырак нәтиҗә бирә.Без-татарлар өчен ул елларда милләт буларак үсешкә зур мөмкинлекләр мәйданы ачылган иде. Ул потенциалны империя көчсез вакытта тулысынча файдаланып кала алмадык..Тарих спирале яңадан бөтерелә hәм аның шул бөтерелешендә үткәндәге сабакларны искә алырга иде”. Чыннан да, алам дигән кеше өчен сабак бүген hәр адымда.
Хәзер журналларга күчик. “Идел” яшьләр журналы тышлыкка күпсанлы җырлаучылар hәм җырчылар арасында аерылып торган Илгиз Мөхетдинов дигән яшь җырчының фотосурәтен биргән. Илгиз татар җыр сәнгатенә әзерлекле булып, үзе турында белгертеп килеп керде. Аны гади концертларда да, академик кичәләрдә дә, төрле музыкаль проектларда да, яшләр чараларында да еш күрәбез. Кыскасы-исегездә калдырыгыз-Филүс Каhиров эзенә басып килүче таланталар бар hәм шундыйларның берсе Илгиз Мөхетдинов. Сөбхаалла диик!
Унтугыз яшьлек Көръән-хафиз(Изге китапны яттан белүчеләрне шулай дип атыйлар), алты тел белүче, мөфти хәзрәтнең шәкерте Сәедкамал Сөенев турында укыганда да Сөбханалла дими булдыра алмыйсың. Сәедкамалның әтисенең тамырлары пәйгамбәребез Мөхәммәткә(аңа Аллаhының сәламе булсын) барып тоташа икән.Б у нәселдә ир балаларга исем кушканда,Пәйгамбәрнең буын дәвамчысы булуын белдереп,Сәед дигән өлешен өстиләр икән. Яшьләр журналында, әлегеләреннән кала да, кызыклы, мәгълүматлы язмалар байтак басылган.
“Казан утлары” журналының декабрь cаны кышкы озын кичләрдә аерылмыйча укый торган әсәрләргә бай килеп чыккан. Алар арасында Айгөл Әхмәтгалиеваның “Бик” повесте, Асия Юнысованың “Хатыннар сүрәсе” бәяны, Шәмсия Җиhангированың “Кышкы бер төн” хикәясе дә бар. Журналдагы танылган тарихи шәхесләребез турындагы язмаларны да бер тында укып чыгарлык.
Укудан hәм фикерләүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам.Исәнлектә күрешик.