«Сөйли торган материя»: ХХ гасыр шагыйрьләренең «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәге сәхнәсеннән казанлыларның хәзерге буынына мөрәҗәгате. Шәһәр тамашачысына татар шигърияте һәм аны яңадан аңлауга багышланган уникаль тамаша күрсәтелде. Тулырак мәгълүмат Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Концерт башланыр алдыннан Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Татарстан башкаласында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында күпсанлы кызыклы проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Бүләкләнүчеләр ел дәвамында күп кенә эш башкарды һәм бүген аңа нәтиҗә ясалды.
Күпсанлы идеяләр активистлар белән берлектә тормышка ашырылган, Гүзәл Сәгыйтова аларга инициативалары һәм проектларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Кичәнең оештыру форматы музыкаль-әдәби кичәгә якын булуга карамастан, аның үзенә генә хас драматик сюжет сызыгы да бар иде. Шигырьләр тупламасы аерым бүлекләр хасил итеп , алар музыкаль композицияләр белән чиратлашып барды. Татар шигъриятенең матурлыгын тирәнрәк аңлау мөмкинлеген биргән концертны башкала тамашачысы бик җылы кабул итүен озын-озак алкышлардан да аңлап була иде.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.