Башкалабызның Киров районында ташландык автомобильләрне ачыклау рейды үткәрелде. Жуковка һәм Кожевенная урамнары буенча мондый транспортны исәпкә алдылар. Урамдагы ташландык автомобильләрне нишләтергә? Йорт яннарындагы тузган машиналарны кая урнаштырырга? Болар турында киләсе репортажда.
Менә бу машина биредә инде берничә ел тора. Көпчәкләре тишелгән, номерлары юк. Якында гына тагын бер шундый машина басып тора. Монда яшәүчеләрнең әйтүенчә, хуҗасы автомобильне чүп-чар тутыру өчен куллана.
Тузган автомобильләр айлар, хәтта еллар буена ишегалларындагы урынны кысрыклый. Алар җирле халыкка гына түгел, ә махсус техниканың йөрүенә дә комачаулый. Моннан тыш, ташланган автомобильләр балалар имгәнүенә, янгын чыгуга сәбәпче була.
Номерлары, тәгәрмәчләре, тәрәзәләре, ишекләре салдырылган, теләсә кайда калдырылган, хуҗалары булмаган автомобильләр ташландык дип санала.
Милек хуҗасы машинаны җәмәгать парковкасыннан алып, аны тиешле халәткә китерергә тиеш. Әгәр хуҗасы табылмаса, автомобиль махсус стоянкага китерелә. Шәһәр халкы тузган машиналарны урнаштыру турындагы үтенеч белән хакимияткә мөрәҗәгать итә ала.
Диана Дасаева, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.