Татарстанның Республика клиник хастаханәсе Россиянең иң яхшы клиникалары арасына керде. «Медицина һәм сыйфат — 2021» халыкара конференциясендә медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге буенча хастаханә илдәге иң яхшы клиника дип табылды.
Коллектив «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм иминлеге өчен» премиясенә лаек булды. Пандемиягә дә карамастан, республика клиник хастаханәсе камилләшә, яңа җиһазлар, медицина җайланмалары белән тәэмин ителә. Медицина хезмәткәрләренең фидакярләрчә эшләүләре дә билгеләп үтелде.