Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе дөньяга чын тәрәзә булып тора. Техник яңарыш ягыннан да китапханә заманнан калышмый. Электрон аудио китапларын әзерләүдә, брайль системасы буенча яңа китаплар бастыруда нәтиҗәле эшлиләр. Иң мөһиме – киатпханәдән беркайчан да кешеләр өзелми.
Китапханәче китап укучы билеты буенча флешка белән пластик кейс бирә.
Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр китапханәсендә бу гадәти хәл. Ирина Кузьмина бирегә ун елдан артык йөри.
Ул детектив китап эзләп килгән, аны электрон формада бирәләр.
Ике махсус принтер белән китапларны мөстәкыйль рәвештә дә бастыралар — әле генә Гүзәл Яхина романын күчергәннәр.
Шулай ук китапханәдә китап — журналлар өчен иллюстрацияләр дә бастырыла. Ә уку залында бөтен республикадан килгән истәлекле архитектура урыннары күргәзмәсе эшли.
Шунда ук күргәзмә-ярминкә дә эшли, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән кулдан эшләнгән әйберләрне сатып алырга мөмкин. Уку залында гадәттә кич кешеләр күп.
Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен китапханә — дөньяга чын тәрәзә ул. Китапханә дүрт меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Булат Шакиев, Татарстан яңалыклары.