Казанның «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Ул башкаладагы шундый җиденче бүлмә булды.
Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты. Намаз уку бүлмәсе Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе көче белән ачылды. Рәсми ачылыштан соң бүлмәдә беренче намаз укылды, мөфти вәгазь сөйләде.
Киләчәктә намаз уку бүлмәләрен барлык зур сәүдә үзәкләрендә, хастаханәләрдә һәм уку йортларында ачарга ниятлиләр. Моннан тыш, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә дә мондый бүлмәләр була.
Ләлә Зәйнуллина Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.