Республикада инвалидлар декадасы дәвам итә. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев
Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында берничә гаиләдә булды. Кирилушкиннар гаиләсендә өч кыз тәрбияләнә. Берсенең физик мөмкинлекләре чикләнгән. Марат Нуриев Даша белән аралашты, уенчыклар, планшет бүләк итте. Өлкән кызлар сынлы сәнгать белән шөгыльләнәләр.Депутат аларга иҗат өчен җыелмалар тапшырды.
СХР убрать
Ә Фаттаховлар гаиләсендә дүрт кеше. Гаиләнең өлкән әгъзалары- инвалидлар, гаиләнең керемнәре аз. Ноябрь аенда Гөлсинә Фәттаховага инсульт була, ул мөстәкыйль рәвештә йөри алмый. Марат Нуриев аңа инвалид коляскасын сатып алып, бүләк итте. Тизрәк савыгуын теләде.