Филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин вафат. Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Азат Әхмәдуллин урта мәктәпләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр язу, уку-укыту әсбаплары төзү өлкәсендә дә актив эшли. Шулай ук ул Язучылар берлеге идарәсе һәм аның президиумы әгъзасы, 16 ел буена Әдәбият фондының Татарстан бүлеге идарәсе рәисе була. Азат Әхмәдуллин бүген Казанда җирләнә. Татарстан телерадиокомпаниясе мәрхүмнең туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.