Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар иҗат үзәгендә халыкыбызның гореф-гадәтләренә, йола–уеннарына багышланган чаралар еш уза. Шул ук вакытта биредә фәнни мирасны барлау һәм бүгенге көннең актуаль мәсьәләренә багышланган фәнни–гамәли конференцияләрне уздыру да традициягә әверелгән. Шуларның берсе белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Мәктәп укучыларын профориетацияләү дигән төшенчә бар мәгариф өлкәсендә, ягъни укучыларны бу өлкәдә белем, осталык һәм күнекмәләр алуга мөмнинчелек бирү. Һөнәр сайларга ярдәм итү. Нәкъ шул максат белән Дәрвишләр бистәсе балалар иҗат үзәге Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралар кафедрасы белән берлектә республикакүләм конференция үткәрә.
Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә татар журналистикасы тарихы, бүгенгесе, киләчәге барланган. Шулай ук укытучылар эшендә массакүләм гаммәви чараларның роле, кулланылышы ачыкланган. Балалар иҗат үзәгенең милли тәрбия бирү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Антонова белдерүенчә, быел читтән торып булса да беренче каләм тибрәтеп караучы мәктәп укучылары да катнашкан.
Ә тулаем алганда фәнни чара тел белеме галиме, журналистлар остазы Васил Гарифуллинга багышылап уздырылды.
Остазның да остазлары була. Алар арасында татар әдәбияты галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов та бар.
Юбилее уңаеннан фәнни-гамәли конференция оештырылганын белгәч, чакырмасалар да барырга карар кылдык ди Теләче районыннан килгән якташлары.
Конференциянең дүртенче тапкыр һәм россиякүләмендә оештырулы аңа ихтыяҗ елдан-ел үсүен раслый.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.