Мәгариф учреждениеләрендә ковид белән беррәттән, грипп һәм сезонлы салкын тию авырулары да ныклы контрольгә алынды. Республикада тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк, шулай да кайбер сыйныфларда авыру балалар күп, хәл киеренке.
Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, уку йортларында катгый чаралар күрелә – һава рециркуляторлары урнаштырылган, грипп билгеләре булган укучыларны ачыклагач, өйләренә озаталар. Белгечләр сәламәтлек турында кайгыртуның иң нәтиҗәле чарасы – прививка ясату, дип кисәтә. Ата-аналар ризалыгы белән, гриппка каршы вакцинацияне Татарстан мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә ясыйлар.