Казанда «Киләчәк ориентирлары» халыкара туристик форумы бара. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган экспертлар туризмны үстерү юнәлешләре турында фикер алыша.
Уңайлы җылы өс, спорт аяк киемнәре — уңышлы сәяхәт өчен нигез. Шуңа күрә «Киләчәк ориентирлары» туристик конференциясенең — «в кроссовках» форумы дип аталуы да очраклы гына түгел. Биредә барысы да-үз эшләренең осталары, димәк, сәяхәтчеләрнең нәрсә теләвен яхшы беләләр.
Тотрыклы эчке туризм-Россиянең киләчәге. Үсеш өчен берьюлы берничә юнәлеш: экологик якын килү, трендлар һәм туризмны цифрлаштыру, гастротуризм, милли үзенчәлекләр һәм туристик бизнес буенча фикер алыштылар. Төбәк туризмына аерым игътибар бирелә.
Татарстандагы туристлык җәмәгатьчелегенең яңа энергия, яңа көч алуын, күбрәк мәгълүмат туплануын һәм үзебез өчен яңа идеяләр, яңа проектлар булдыру өчен илһам чыганаклары табуын телибез.
Россия буйлап сәяхәтне туроператорларда гына түгел, махсус мәгълүмат үзәкләрендә дә сайларга мөмкин. Moscowinfosafe да туристлар Мәскәү һәм Казанның истәлекле урыннары, кызыклы вакыйгалар турында мәгълүмат ала, ә мәгълүмат үзәге консультанты шәхси сәяхәт маршрутын төзергә ярдәм итә. Мобиль туристик пункт 19 нчы декабрьгә кадәр Казанның Петербург урамында урнаша.
Диана Дасаева, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.