Мөмкинчелекләре чикләнгән балалар өчен милли ризык әзерләү буенча мастер-класс һәм хәйрия ашы оештырылды. Якынлашып килүче бәйрәм белән котлап Кыш бабай белән Кар кызы балаларга татлы бүләкләр тапшырды. Тулырак алдагы язмада.
Махсус рәвештә балалар өчен татар милли ризыгы пәрәмәч әзерләү буенча мастер – классны рестораторлар һәм отельерлар ассоцияциясе президенты Зөфәр Гаязов үзе үткәрде.
Пәрәмәчне ничек матур итеп ясарга, камырны ничек оста итеп җәяргә икәненә төшенделәр.
Кыш бабай белән Кар кызыннан башка яңа елны күз алдына китереп булмый. Балалар шигырьләр сөйләде, биеде, туган тел җырын да башкарды.
Алия Галиуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.