Татарстанда социаль ашханәләрнең саны алтау булды. Ә бу исә авыр тормыш хәлендә калган 1000-гә якын мохтаҗ кеше кайнар ризык һәм чәй белән тәэмин итеп була дигән сүз. Туларак хәбәрчебез язмасында.
Ачылыш тантанасы күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре катнашында узды.
Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Татарстан Мөфтие үзенең чыгышында игелек кылуның, яхшылык эшләүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды да мохтаҗларга һәрдаим ярдәм итә. Дүшәмбе һәм җомга көннәрендә Борһан Шаһиди скверында йөзәр кешене ашата. Ә яңа ачылган “Приют человека” ашханәсендә һәр көнне 100-200 кешегә бушлай кайнар ризык бирелә башлый. Аны ачуда «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлап йөрде.
Айзилә Батырханова Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.