Казанда «Гаилә» мәчете каршындагы мәдәни-агарту үзәге төзүне дәвам итәләр. Ул заманча комплекс булачак. Тулырак алдагы сюжетта.
Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йортта урнашкан мәдрәсә төзелеше 2019 елның азагында башланды. Ике катлы бинада белем бирү сыйныфлары янында юыну, ашау-эчү өчен бүлмә, шулай ук беренче катта китапханә дә була. Аллаһың рәхмәте белән һәр кирпеч, мәдрәсәнең барлык төзелеш материаллары мәхәллә кешеләре акчасына сатып алынган.
Яңа комплекс берьюлы төрле яшьтәге йөзләгән шәкертне кабул итә алачак. Хәзер биредә газ кертелә. Акча булуга, эшке отделка эшләре башлана.
Биредә мөселманнарга гаиләләре белән Ислам белемен бер урында алу өчен бөтен шартлар тудырала.
Рөстәм Хәйруллин, мәдрәсәнең төзелеше турында барлык социаль челтәрләрдә гел искәртеп тора. Төзелешкә һәркем өлеш кертә ала. Ничек катнашырга, телефон номеры экранда
8(843)223-06-62
Яхшылык эшләргә беркайчан соң түгел. Изге гамәлләребез һәрчак үзебезгә меңе белән әйләнеп кайта. Битараф булмыйк!
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.