Россия хаҗилары Согуд Гарәбстанында хаҗга бара ала. Бу хакта шушы көннәрдә билгеле булды. Дәүләт хакимияте Рөстәм Миңнехановның тәкъдимен хуплады — прививка ясаткан гражданнарга Мәккәнең изге урыннарына килергә рөхсәт ителде. Нинди вакцина таләп итәчәкләре турында алдагы сюжетта.
Пандемия сәбәпле, менә ике ел инде мөселман кардәшләребез Согуд Гарәпстанына хаҗ кыла алмый.
2022 елда вәзгыять үзгәрергә мөмкин, Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәре барышында кабул итүче як белән сөйләште.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Россиядә җитештерелә торган “Спутник ви”вакцинасы нәтиҗәле, файдасы бар. Әмма ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан әлегә аттестацияләнмәгән. Без алдан ук кабул итүче як белән килешергә тиеш. Безнең хаҗиларга хаҗ кылырга мөмкинлек булсын иде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинага рөхсәт битрсә дә, хәзерге шартларда туристлар сәфәрен оештыру ике як өчен дә зур җаваплылык.
Куркынычсызлык чараларын кулланырга кирәк, сүз хәтта карантин турында да бара.
Габделфәттах бән Сөләйман Машат Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министр урынбасары
«Бәлки, тест нәтиҗәләре дә җитәр. Без Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының карарын көтәбез, ул киләсе елга әзер булсын иде.
Дин тотучылар барлык шартларны да үтәргә әзер.
Татарстаннан хаҗ кылучыларны озатучы бердәнбер туроператор урыннарны хәзер үк бирергә әзер. Ике ел эчендә теләүчеләр бик күп җыелган. Беренче чиратта ковидның беренче дулкыны сәбәпле, оча алмаган кешеләрне җибәрәләр.
Ранис Вахитов Татарстан Диния Нәзарәтенең “Хаҗ” компаниясе җитәкчесе
Без хаҗга барырга теләүчеләрне алдан яздырган идек, акчаларын кире кайтардык.Хаҗга бару мөмкинлге булса, бу чиратны яңарта алабыз.
Мөселманнар Диния нәзарәтендә әйтүләренчә, бәяләр һәм квоталар турында сөйләргә иртәрәк әле. Барысы да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карарына бәйле, алар хаҗ башлануга аттестация процедурасын төгәлләргә өлгерерме?
Булат Шакиев, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.