Казанда 9 декабрьдә коррупциягә каршы көрәш буенча Бөтенроссия яшьләр форумы уза. Анда төрле төбәкләрдән 250 вәкил катнаша.
Бу хакта «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта сөйләделәр. Форум программасында — яшьләр дебатлары, коррупциягә каршы проектлар лабораториясе, ришвәтчелеккә каршы көрәштә яңа алымнар әзерләү. Республикада бу юнәлештә күп эшләнә. Республика яшьләренең коррупциягә каршы программасы гамәлдә. Әле берничә ел элек кенә югары уку йортларында ришвәт алу очраклары байтак теркәлсә, хәзер андый фактлар юк. Студентлар һәм укытучылар арасында ришвәт бирү юлы белән имтихан тапшыру буенча җинаять эшләре контрольдә тотыла. Студентлар тулай торакларында урыннар белән тәэмин итүгә бәйле проблемалар да тикшерелә.