Казан мине иҗат ягыннан тудырды, Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрде, -дип әйтергә ярата үзе турында җае чыккан саен Рамил ага Курамшин— виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Сөләйман улы Курамшин. Бүгенге көндә ниләр белән шөгельләнә икән, маэстро? Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Соңгы араларда атаклы баянчыбыз сәхнәләрдә күренми башлады. Үзенең 70 яшьлек юбилеен бик зурлап үткәргәннән соң, башка кешеләр кебек лаеклы ялга киттеме, бакчада кыяр, кишер, суган карап үстерү хезмәтенә күчтеме әллә- диеп, Рамил абый янына фатирына кунакка юл алдык. Баксаң, Моэстроның кәефе шәп, кулында яраткан баяны, янында каләме һәм ноталар дәфтәре, Рамил абый бер дә тик тормый, әкрен генә, үз җае белән җырлар иҗат итә, истәлекләр, мемуарлар яза, китаплар бастыра икән.
Тамашачыларыбыз хәтерен яңартып алу урынлы булыр: Рамил Курамшин-1947 елның 16 июлендә Горький (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Сергач районы Кучкай Пожары авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Сөйләйман абый җыр һәм рәсем дәресләрен укыта, әнисе Фәриха апа — башлангыч сыйныфлар укытучысы. Абыйсы Рафаил, сеңлесе Гөлсем. Рамил Әтисе һәм абыйсына ияреп, 5 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнә һәм бүгенге көнгә кадәр, якын дусты-баяныннан бер генә дә аерылмый.
Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче музыкантларның берсе, беренчесе, алдынгысы, әйдәп баручысы. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында кулланды. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын, концертиноларын, йөзгә якын оригиналь әсәр, халык көйләре эшкәртмәләре, 200дән артык зурлар һәм балалар өчен язган җырларын музыка мәктәпләрендә һәм көллиятләрдә, институтларның музыка факультетларында, Казан дәүләт консерваториясендә дә кулланма әсбап итеп өйрәнәләр, уйныйлар.