Татарстан Яңа ел төнен ничек каршыларга мөмкин? Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коронавирус һәм ОРВИ белән агымдагы вәзгыятькә бәя бирде.
Рестораторлар чикләүләрне йомшартуны сорый. Яңа ел төнендә иртәнге сәгать 3кә кадәр генә булса да озайтырга сорыйлар. Мондый мөмкинлек бер шарт белән булырга мөмкин, барлык персонал да ковидтан прививка ясаткан булырга тиеш.
Президент чыршысын оештыручыларга да шундый таләп. Анда 8 мең бала ике сменада катнаша. Ата-аналарга керү QR – кодлар, социаль дистанция, 1 урын аша утырту-барлык бу таләпләр дә саклана.
Барлык бәйрәм чаралары пандемия чорында уза, шуңа күрә коронавирус авыруы белән бәйле ситуациягә аерым игътибар бирелә. Татарстанда ул акрынлап тотрыклана. Республикада яңа танылган «Омикрон» штаммы әлегә күзәтелми.